

Документлар Вашингтонга һәм аның союздашларына тапшырылган. Шушы уңайдан Украина чит ил эшләре министры Дмитрий КУЛЕБА белдерү ясады. “Мин, Русия таләп иткәнчә, АКШ яки НАТОның көнбатышка таба киңәюдән туктавына һәм Үзәк Европа илләреннән китәчәгенә ышанмыйм. Анда бит НАТОның киңәюдән туктавын таләп итү генә түгел, ә НАТОның әгъза-илләренә НАТО хәрбиләрен булуын тыю таләбе дә бар. Мин моңа ышанмыйм, чөнки мондый таләпне теләсә нинди формада кабул итү — альянска нигез салыну тарихыннан алып АКШ һәм НАТО өчен иң зур хурлык булыр иде”,—диде Кулеба.