

Оешма вәкиле Маргарет Харрис: “Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында гадәттән тыш хәлләрдә файдаланылучы чаралар реестры бар. Без куркынычсызлык һәм нәтиҗәлелекне документаль раслауны, шулай ук җитештерү технологиясе буенча документацияләрне таләп итәбез”,—диде.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле белдерүенчә, вакцинага “яшел ут” кабызсыннар өчен технологик процессларны тикшерү, барысын да ачыклау, инспекция ясау һ.б. эшләр шактый вакытны ала икән.
27 декабрьдә Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының генераль директоры Тедрос Аданом Гебрейесус белән “СпутникV”ны теркәү мәсьәләсе буенча сөйләште. Сергей Лавров Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына кергән илләрнең пандемияләргә каршы көрәш буенча яңа халыкара-хокукый корал өстендә эш башлауларын хуплавын белдерде. Русиянең бу максатка ирешүдә оешманың үзе һәм башка дәүләтләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын әйтте.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының көйләү һәм квалификацияләрне карау буенча директоры Роджерио Гаспар Русия вакцинасы буенча документларны декабрь ахырында һәм алдагы елның гыйнварында көтүләрен белдерде. Ул шулай ук Оешманың 2022 елның февралендә “СпутникV” җитештерелгән урында инспекция үткәрергә әзер булуын әйтте. Тик моның өчен декабрь ахырына кадәр тиешле документларны тапшыру эшләре тәмамланырга тиеш.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа төбәк бюросы җитәкчесе Ханс Клюге оешманың “СпутникV”ны 2022 елның 1 кварталында хуплау ихтималлыгын җиткерде. Ул шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсенең, вакцинаны да кертеп, сәясәттән тыш булырга тиешлеген ассызыклады.