Дөньяда ниләр бар?
29 декабрь 2021, 08:04

Үлем җәзасына тарттыру кирәкме, әллә юкмы?

Русия Федерациясенең Конституцион суды якын киләчәктә авыр җинаять кылган җинаятьчеләр өчен үлем җәзасының кире кайтарылу ихтималын белдерде.

Үлем җәзасына тарттыру кирәкме, әллә юкмы?Үлем җәзасына тарттыру кирәкме, әллә юкмы?
Үлем җәзасына тарттыру кирәкме, әллә юкмы?

“Алдан уйлап үтерү очраклары булып торганда, үлем җәзасын куллану мәсьәләсен тулысынча ябу мөмкин булмаячак”,—дип саный РФ Конституцион суды рәисе Валерий Зорькин.

         Аңа кадәр Кеше хокуклары буенча совет җитәкчесе Валерий Фадеев үлем җәзасына мораторийны гамәлдән чыгаруга каршы фикерен белдергән иде.  “Русиядә мораторийны бетерергә ярамый, чөнки судның хаталы карар чыгару ихтималлыгы бар”,—ди ул. Ә бу инде гаепсез кешенең гомеренә кул сузуны аңлата. Шул ук вакытта якыннарына карата авыр җинаять кылучыларга иң каты җәза таләп итүчеләрне дә аңларга була.

         Үлем җәзасын кире кайтару хакында Бөтенрусия сораштыру үзәге 2019 елда халык арасында сораштырулар үткәргән. Шуның нәтиҗәсендә сораштыруда катнашкан 68 процент русияле балигъ яшьтә булмаганнарга карата җенси җинаять кылучыларны һәм кеше үтерүчеләрне каты җәзага тарттырырга кирәк дип белдергән. Сораштыруда катнашкан 69 процент кеше үлем җәзасын куллану яклы булуын белдергән. 

Гражданнар шулай ук террроризм өчен (53%), көчләүләр өчен (52%), наркотиклар тараткан (26%), дәүләткә хыянәт иткән һәм дәүләт серен саткан (17%), ришвәтчелек (14%), шпионлык иткән (9%), дини изгеләрне әйберләрне мыскыллаган өчен, урлашкан, кеше талаган, юл баскан өчен (6%), салым түләмәгән өчен (1%) үлем җәзасына тарттырырга кирәк дип саный.

         Русиядә үлем җәзасына мораторий 1997 елның 16 апрелендә кертелгән.  Бу вакытта ил Европа советына керде. Русиядә соңгы үлем җәзасы 1996 елда кулланылган.

 

Фото: realtribune.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас