

3 декабрьдә ковид аркасында Кытай белән Русия арасындагы чик буенда биш чик аша үткәрү пунктының дүртесе ябылган. Шуннан соң бөтен йөк машиналары бердәнбер ачык булган Суйфыньхз пунктына юнәлгәннәр. Нәтиҗәдә, меңнән артык йөк машиналарыннан торган олы бөке хасыйл булган.
Хәзер чик аша иң беренчеләрдән булып азык-төлек төягән фураларны үткәрә башлаганнар. Бозылмый торган товарлар төягәннәре атнадан артык чик буенда тилмерә. Алар арасында Яңа ел өчен тәгаенләнгән товарлар төягән машиналар да шактый күп. Тоткарлык тууы сәбәпле бүләкләрне бәйрәмгә китереп җиткермәүләре мөмкин.
Күңелсез хәл, әлбәттә, туган проблемада эшкуарлар зур каза күрәдер, мөгаен.