Дөньяда ниләр бар?
29 декабрь 2021, 08:54

Безнең “калаш”ларны җитештерәләр

2022 елда Венесуэлада “Калашников” автоматларын һәм алар өчен патроннар җитештерү заводын ачу планлаштырылган.

Безнең “калаш”ларны җитештерәләрБезнең “калаш”ларны җитештерәләр
Безнең “калаш”ларны җитештерәләр

Санитар-эпидемиологик хәл-вакыйгаларга һәм шулай ук АКШ санкцияләренә карамастан, завод төзелеше тәмамлану алдында тора. Русия белгечләре  технологик корылмаларны әзерләүгә һәм җыю линияләрен монтажлауга тотынган. Завод 2022 елда эшли башларга тиеш.

         Билгеле булуынча, 2019 елда РФ президенты Владимир Путин һәм Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди илнең төньяк-көнчыгышында “Корва” уртак корал заводы ачылуы турында белдергәч, “Калашников”автоматлары Һиндстанда да җитештерелә башлады. Быел декабрьдә Русия Һиндстан белән “АК-203” “Калашников” автоматын җитештерүгә контракт төзеде. Биредә сүз 600 мең берәмлек корал турында бара. Бу Һиндстан милли кораллы көчләре ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә җитә.

Фото: osob.store

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас