Дөньяда ниләр бар?
29 декабрь 2021, 09:34

2021 елның сәяси йомгаклары

Вакыт, чынлап та, агымсу сыман агып үтте дә китте. Былтыр ел буена коронавирус пандемиясе дөнья халкының канына тоз салды. Вирус төрле рәвешләргә керде, ягъни мутацияләнде. Вакцина да аны тиз генә юкка чыгара алмады, ул безнең белән 2022 елга да керде.

2021 елның сәяси йомгаклары2021 елның сәяси йомгаклары
2021 елның сәяси йомгаклары

Пандемия белән бергә финанс кризисы да котырды. Байлар тагын да ныграк баеды, ярлылар җан асрау чигенә җитте. 2021 елда дөнья тагын тынычсызракка әверелде: планетаның төрле почмагында иске конфликтлар кызды, яңалары кабынып китте. Русия белән Көнбатыш арасындагы кризис нырак тирәнәйде.

                            Протестлар һәм чуалышлар

         Югарыда аталган төп сәбәпләр күп илләрдә кофликтлар тууына сәбәпче булды. Абруйлы сәяси аналитиклар кыю рәвештә 2021 елны сәяси тотрыксызлык һәм эчке киеренкелекләр елы дип атады. Бар дөньяда киңкүләмле чуалышлар кабынды.

         АКШта кара тәнле Джордж Флойдның полиция хезмәткәре тарафыннан үтерелүе социаль төсмергә буялды. Илнең сәламәтлек саклау системасындагы проблемалар, тирәнәя барган тигезсезлек (шул исәптә милли нигездә дә), предприятиеләрнең эштән туктавы яки ябылуы сәбәпле эштән азат ителүләр кешеләрнең ачуын кабартты. Чөнки нигездә түбән хезмәт хакы түләнүче эшләрне башкаручы афроамериканлылар пандемиядән һәм кризистан барыннан бигрәк нык каза күрделәр. Ә Флойдны үтергән полицейский өстеннән күрсәтмә суд булуы һәм аның 22,5 елга ирегеннән мәхрүм ителүе хәл-вакыйгаларны яхшы якка үзгәртмәде.

         Колумбиядә протестлар апрель ахырында башланган иде.  Сәбәбе —  салымнарның арттырылуы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге реформа. Дөньяның башка өченче илләре сыман Колумбия дә пандемия белән җәфаланды, тирән икътисади һәм сәяси кризиска чумды.

         Куба. АКШның санкцияләр сәясәте астында изелүче бу ил 2021 елның июлендә азык-төлек һәм дарулар җитешмәве белән күзгә-күз очрашты. Азатлык утравында чуалышлар туды һәм ул эчке сәбәпләргә генә түгел, тышкы провокацияләргә дә бәйле рәвештә калыкты. Урындагы хөкүмәт хәл-вакыйгаларны кыска вакыт эчендә кулга ала алды.

Әфганстан. Августта “Талибан” террорчылар хәрәкәте ил башкаласы Кабулны басып алды һәм Әфганстан өстеннән контрольлек итүен урнаштырды. АКШ, Франция, Бөек Британия, ягъни коалиция гаскәрләре ашыгыч рәвештә илдән чыгып китте.  Әфганстанда хәрбиләрне һәм гражданнарны эвакуацияләү коточкыч ыгы-зыгыга әверелде — талибаннарның үченнән курыккан әфганлылар, АКШ союздашларын үзе белән алыр дигән өметтә, Кабул аэропортын штурмладылар. Көнбатыш тарафыннан хупланган илнең элеккеге президенты Әшраф Гани илдән чыгып качты. Үзенең хөкүмәтен оештырган “Талибан” Әфганстанда сугыш тәмамлануы турында игълан итте. Шулай да анда тынычлык урнашты дип әйтеп булмый.

2021 елда Русия белән НАТО мөнәсәбәтләре тагын да ныграк кискенләште. НАТО Русия чикләрендә хәрби активлыгын үстерүен дәвам итте: Кара диңгездә хәл-вакыйгаларны кискенләштереп, эре хәрби күнекмәләр үткәрде. Кара диңгезгә НАТО хәрби кораблары ешрак керә башлады, диңгез акваториясе күген хәрби самолетлары иңләде. Алар хәтта гражданнар авациясенә куркыныч тудырды.

         Русия Украинага һөҗүм ясарга җыена дигән нигезсез гаепләүләр утка май сипте. Америка киңкүләм мәгълүмат басмалары үз гаепләүләренә нигез итеп спутниктан төшерелгән рәсемнәрне ала. Имеш, Русия хәрбиләре Украина белән чик арасында урнашкан. Әмма рәсемдә Смоленск өлкәсендәге хәрби частьлар төшерелгән булып чыга. Русия беркемгә һөҗүм итәргә җыенмавы хакында акланырга мәҗбүр булды.

                                     Чикләрне ябу

         2020 ел ахырына таба чикләр ачыла башлаган иде.  Әмма барысы да түгел, русиялеләр өчен традицион туристик юнәлешләр әле дә ябык булып кала.

         Элек өер-өер халык Төркия юнәлеше буенча ял итәргә ашкына иде, быел исә  күпчелек Кырым һәм Краснодар крае комнарында кызындылар. Евросоюз паспортларына ия булучылар өчен Европа ачык булып калды. Шенген зонасына чыкканда ковид-паспортлар, ПЦР-тестлар, прививка ясату турындагы сертификатлар таләп ителде һәм ителә дә. Тик русиялеләр өчен бу якты хыял гына, чөнки Европа классификациясе буенча ил имин булмаган кызыл зонага керә. Шуңа күрә безнекеләргә ЕС териториясенә керү максималь рәвештә чикләнгән.

         Мәсьәлә сәяси төскә дә буялды. Европа безнең ил вакцинасын танымады, таныган хәлдә ул вакцина ясаткан русиялеләргә Европага “ишек” ачар иде. Хәер, дөньяның башка өлешләрендә дә Русия өчен чикләрен ачарга ашкынып тормадылар. Владимир Путин белән АКШ президенты Джо Байден илчелекләр эшен тергезү турында хәл итүләре дә Америка визаларын бирүгә этәргеч бирмәде. Мөнәсәбәтләр дә җылынмады: ике ил бер-берсенең дипломатия хезмәткәрләрен ватаннарына кайтарып җибәрү белән һаман булса мәшгульләр.

         Үз иле халкына тулысынча вакцина ясаткан Израиль дә, кем әйтмешли, кешесенә карап кына, “ишекләрен” ачты. Хәтта кунакчыл Белоруссия дә елдан артык инде чикләрен ачмый.

.                           АКШның яңа президенты

20 гыйнварда Джо Байден ант итте һәм АКШның 46нчы президенты вазифасына кереште. Яңа дәүләт башлыгы аңа кадәр ил белән җитәкчелек иткән Дональд Трампның тулы каршысы булды. Ул Трамп чыгарган указларның берничәсен шунда ук юкка чыгарды. Мәсәлән, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасыннан  һәм климат буенча Париж килешүеннән чыгуга, Мексика белән чиктә стена төзелешенә, Африка һәм мөселман илләренең гражданнарын  АКШка кертүгә кагылышлы указларны алыштырды. Байден килгәч нәтиҗәле сөйләшләргә өмет иткән Русия өчен Байден “юк” мәсьәләсенә әверелде.

 2021 елда Вашингтон Русиягә каршы санкцияләрен ныграк киңәйтте. Мәскәү исә АКШны дустанә булмаган ил дип атады. Июньдә Женевада Владимир Путин белән Джо Байденның беренче шәхсән очрашуы үтте. Сөйләшүләрнең төп нәтиҗәсе — атом-төш сугышына юл куймау, чөнки мондый сугышта җиңүчеләр булмаячак. Ике арадагы җылы мөнәсәбәтләр урнаштыру мәсьәләсендә алга китеш булмады.

Меркель дәвере тәмам

         Быел декабрь башында Германиянең элеккеге канцлеры Ангела Меркель, 16 ел хөкүмәт башлыгы вазифасын башкарганнан соң, сәясәттән китте. 2021 елда Меркельгә 67 яшь тулды, Германиядә исә бу — пенсия яше. Ул 15 мең евро пенсия алачак.

 Европада Меркельның эшчәнлеген төрлечә бәялиләр. Кемнәрдер Меркель дәверен тотрыклылык белән бәйләде. Ул прагматик сәясәтче булып чыкты. Бик оста итеп Русия, Украина һәм АКШ арасында мөнәсәбәтләр төзеде. Икенче берәүләр аны йомшаклыкта гаепләде. Чөнки 2015 елда Германиядә миграция кризисы булды. Ә “Форбс” журналы Меркельне берничә тапкыр дөнья сәясәтендәге иң зур йогынтыга ия булган хатын-кыз дип атады. Меркельне алыштырган яңа канцлер Олаф Шольц хакында исә, Германиягә генә түгел, Европаның бөтен сәясәтенә йогынты ясарга мөмкин дигән фаразлар яңгырый.

                                     Британия ЕСтан чыкты

Бөек Британия хөкүмәте Евросоюздан чыгу процедурасын 2017 елның мартында ук башлаган иде. Аның ЕСтан тулысынча чыгуы турында быел гына авыз тутырып әйтергә мөмкин булды.

         ЕСтан чыгу британлыларга зур файда китермәде. Хәзер алар өчен ЕС буенча йөрү читенләште, Британиянең билгесезлеккә чумуыннан файдаланып, илгә мигрантлар килеп тулды. Ә менә Төньяк Ирландия әлегә ЕСның икътисади һәм таможня киңлегендә кала. Шотландия премьер-министры Никола Стерджен ватандашларын бәйсезлек өчен көрәшергә чакырды. ЕСтан чыкканнан соң, Британиядә белгечләр кытлыгы да сизелә башлады. Шушы сәбәпнең Бөек Британия хөкүмәтенә виза режимын йомшартырга этәргеч бирүе мөмкин.

                                     Миграция кризисы

Минск белән Брюссель арасында мөнәсәбәтләр начарайганнан-начарайды. Евросоюз Минскига каршы берничә санкцияләр пакеты кабул итте һәм властька басым ясавын дәвам итте. Ел ахырында Польша белән Белоруссия чигендә килеп туган миграция кризисын сәбәп итеп, басымны дәвам иттеләр. ЕС илләре, кризисны ясалма тудыра һәм “гибрид корал” сыйфатында мигрантларны файдалана дип, Минскины гаепләде. Президент Александр Лукашенко, Минск башкача ЕС илләренә агылган мигрантлар агымын тоткарламаячак дип, гаепләүләрне кире какты. Польша чик сакчылары исә, Польша террриториясенә эләгергә тырышучы мигрантларны Белоруссиягә кире куып чыгарды.

         Ноябрьдә Белоруссия чикләрендә 2 меңнән артык мигрант тупланган төркем пәйда булган иде. Соңыннан аларның бер өлеше эвакуация рейслары белән кире ватаннарына кайтып китте, кайсыберләре хәленнән килгәнчә туган иленә юллады.

Президент Владимир Путин Евросоюз һәм АКШның Сүриядәге, Ливиядәге, Ирактагы һәм Әфганстандагы эш-гамәлләре сугышлар һәм революцияләргә, шулай ук мигрантлар кризисына китерде, алар аркасында качаклар Европага агылды, дип белдерде.

         Соңыннан Минск белән Брюссель мөнәсәбәтләре шулкадәр кызды ки, президент Александр Лукашенко үзенең территориясендә атом-төш коралы пәйда булачагын ычкындырды.  Әгәр НАТО атом коралын Польшага урнаштырса, ул Русия президентына атом-төш коралын Белоруссиядә урнаштырырга тәкъдим итәчәген белдерде. Мәскәү исә Лукашенконың сүзләренә колак салуын белдерде һәм Көнбатышны саграк кыланырга чакырды.

Бәла-казалар

         Кояш активлыгының 11 еллыгының иң югары ноктасы 2021 елга туры килде. Табигать аномалияләре бер-бер артлы килә торды.

АКШ, Канада һәм Русиядә — эсселек; Себердә һәм Төркиядә — урман янгыннары; Европа, Кырым һәм Краснодар краенда — су басулар; Ерак Көнчыгышта тайфун һәм койма яңгырлар хөкем сөрде. Африкага һәм Көньяк Америкага каты салкыннар килде.

Сүзебезне ковид белән башлаган идек, шуның белән тәмамлап та куйыйк инде. Быел “ковид” дөнья халкының  иң еш һәм иң күп әйткән сүзе булып чыкты. Ел ахырында ковидның грек алфавиты хәрефе белән аталган “омикрон” штаммы хафага салып өлгерде. “Дельта”га караганда тизрәк таралучы яңа штамм дөньяның җиде дистәгә якын илендә табылды. Пандемия чыккан вакыттан алып дөньяда 5 млн. 300 мең кеше һәлак булды, вирусны 275 миллион кеше йоктырды.

Фото: Photar.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас