

Шойгу белдерүенчә, Авдеевка һәм Красный Лиман калаларына билгесез химикатлар тутырылган резервуарлар китергәннәр.
Русия оборона министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, бүген Украинада АКШның 120гә якын шәхси хәрби компанияләре вәкилләре килеп урнашкан. Алар Украинаның махсус тәгаенләнештәге отрядлары белән шөгыльләнә.
Кушма Штатлар Донбасста провокацияләр әзерләүгә карата белдергән гаепләүләрне кире какты. Русия оборона министрының сүзләре чынбарлыктан ерак тора, дип белдерде Пентагон вәкиле Джон Кирби. АКШ дәүләт департаменты да Шойгу сүзләренә карата белдерү ясады. Әлеге ведомствоның матбугат секретаре Нед Прайс Русияне ялган һәм провокацияле риторикалар файдаланмаска чакырды. “Украина яки Кушма Штатлар түгел, ә Русия һәм аның яклы көчләр киеренкелекне көчәйтүдә җаваплылар”,—диде Прайс.
Үзен республика дип атаган Донецк Халык Республикасы исә Шойгуның белдерүен үтә җитди кабул итте. ДХР башлыгы Денис Пушилин, Украина гаскәрләре чикләрне аеру сызыгы тирәсендә төбәктәге үз көчләрен ныгытуларын дәвам итәләр дип белдерде. Пушилин билгеләвенчә, хәл-вакыйгаларны анализлау Шойгуның ихтимал булган провокацияләр турындагы белдерүен раслый.
Шушы көннәрдә Русия президенты Владимир Путин Оборона министрлыгының киңәйтелгән утырышында АКШ Украинаны Кырымга һөҗүм ясарга этәрергә мөмкин дип белдерде. Путин Русиянең Америка ия булмаган “Циркон” гипертавышлы ракетасы булуын искә төшерде.
Берничә көн элек РФ президентының матбугат-секретаре Дмитрий Песков Русия Украинаны союздаш буларак тулысынча югалтты, дип белдерде. Ул Украина властьларының Русиягә дошманнарча мөнәсәбәттә булуын билгеләде һәм Киевның “алдашуларына карамастан” руслар белән украиннар тугандаш халыклар булып кала диде.