Дөньяда ниләр бар?
23 декабрь 2021, 09:09

Сакланганны Аллаһ саклармын дигән

Гебрейесус, киңкүләмле Яңа ел чараларын күчерергә өндәп, бу бик авыр, әмма үтә дә мөһим карар дип билгеләде.

Сакланганны Аллаһ саклармын дигәнСакланганны Аллаһ саклармын дигән
Сакланганны Аллаһ саклармын дигән

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының генераль директоры Тедрос Аданом Гебрейесус, коронавирусның омикрон штаммы таралуына юл куймас өчен, дөнья халкын Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме көннәренә планнарын үзгәртергә чакырды.

         Гебрейесус, киңкүләмле Яңа ел чараларын күчерергә өндәп, бу бик авыр, әмма үтә дә мөһим карар дип билгеләде. “Иң яхшысы — гомерне югалтканчы, бәйрәмне җыелышып үткәрмәү. Без барыбыз да бәйрәм көннәрендә дусларыбыз һәм гаиләләребез белән бергә булырга телибез. Барыбызның да нормаль тормышка әйләнеп кайтасыбыз килә”,—диде ул.

         Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчесе фаразларына караганда, ковид-19 пандемиясе 2022 елда бетәчәк. Ләкин моңа алдагы ел уртасына кадәр планета халкының 70 проценты вакцина ясаткан очракта гына ирешергә мөмкин.

         Шушы көннәрдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Русиядәге вәкиле Мелита Вуйнович омикронның “тере вакцина”га әйләнү һәм ковид-19 пандемиясен җиңәргә булышу ихтималлыгын фаразлаган иде. Вуйнович билгеләвенчә, нәтиҗә шулай булырга мөмкин, әмма ләкин омикрон белән авыручыларның күп булмавы сәбәпле, коронавирусның эндемик чир статусына күчәчәге турында әлегә сөйләргә иртәрәк.

         Их, коронавирус телләрдән төшкән көннәр тизрәк җитсә иде!..

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас