Дөньяда ниләр бар?
23 декабрь 2021, 07:06

Пашинян Грузиягә барган

Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян Грузиягә эш сәфәре кылган.

Пашинян Грузиягә барганПашинян Грузиягә барган
Пашинян Грузиягә барган

Әрмәнстан Грузия белән дусларча тыгыз мөнәсәбәтне югары бәяли, дип язган эшлекле сәфәрдән кайткач Пашинян “Твиттер”дагы социаль битендә.

 Никол Пашинян һәм Грузия премьер-министры Ираклий Гарибашвили Әрмәнстан белән Грузия арасындагы икътисади хезмәттәшлекне, атап әйткәндә, энергетика, туризм, авыл хуҗалыгы һәм технологияләр буенча хезмәттәшлекләрне ныграк киңәйтергә кирәк дигән карарга килгәннәр. Кавказ артында тотрыклылыкны ныгыту һәм күршеләрчә дус-тату яшәр өчен Грузия белән Әрмәнстан һәрвакыт үз өлешен салырга әзер дигән вәгъдәләр бирешкән ике ил җитәкчелеге.

Без исә аларның әйткән сүзләре эшләреннән ерак китмәсен инде дигән теләктә калыйк.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас