Дөньяда ниләр бар?
23 декабрь 2021, 09:25

Чират хатын-кызларга җиттеме?

Украинада йөзләрчә мең хатын-кызны хәрби исәпкә куярга җыенганнар. Моның өчен хәрби исәпкә куелырга тиешле хатын-кызлар эшләгән тармаклар һәм һөнәрләр исемлеге төзелгән.

Чират хатын-кызларга җиттеме?Чират хатын-кызларга җиттеме?
Чират хатын-кызларга җиттеме?

Украина басмалары мәгълүматларына ярашлы, исемлек 35 һөнәр юнәлеше буенча расланган. Мәсәлән, һөнәр юнәлешләре исемлегенә җәмәгатьчелек туклануы, юриспруденция, икътисад, нәшрият, полиграфия һәм башкалар кертелгән. Хәрби исәпкә басмаган өчен административ җаваплылык каралган. Әгәр хезмәткәр хатын-кызның хәрби исәпкә басу хакында документы булмаса, исемлектә расланган тармаклардагы эш бирүчеләргә 5,1 меңнән 8,5 мең гривенга кадәр (187дән 312 долларга кадәр) штраф салыначагы турында кисәткәннәр.

         Әйткәндәй, Defense Express мәгълүмат агентлыгы Украинаның хәрби самолетлары һәм вертолетлары санын бастырган. Шуңа ярашлы, бүгенге көндә Киевның 43 — МиГ-29 җиңел истребителе, 12 — Су-24 фронтта бомбага тоту самолеты, 17 — Су-25 штурмовигы һәм 26 Су-27 авыр истребителе бар.

         Искиткеч, Украинаның  хәрби коралларын баетудан һәм гаскәрләрен арттырудан туктамавына караганда, сугышка ныклап әзерләнә. Тирә-ягында коткы салучы дус-ишләре дә күбәйде шул. Ә бит рус белән украин гомер бакый бер-берсен дус-туган дип исәпләп яшәде...

Фото: Украина.ру

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас