Дөньяда ниләр бар?
23 декабрь 2021, 07:45

Америка искесенә исе киткән

Польша Кушма Штатлардан хәрби техника сатып алган.

Америка искесенә исе киткәнАмерика искесенә исе киткән
Америка искесенә исе киткән

Вакыйгага карата Русия чит ил эшләре министрлыгы вәкиле Мария Захарова фикер белдерде. Ул Польшаның АКШтан файдаланылган “Кугар” БТРларын сатып алуын ирония белән бәяләде.

Польша оборона министры Мариуш Блащак илнең көнчыгыш чикләрендәге армиясен ныгыту өчен 300 берәмлек хәрби техника сатып алуга килешү төзелүен белдергән. Мария Захарова, Европа хәвефсезлеге буенча җитди сөйләшәсе урынга Варшава Американың иске-москысын сатып ала, диде. Аларга “Русиянең Польша буенча глобаль һәм Европа хәвефсезлеге буенча конструктив тәкъдимнәрен җитди анализлыйсы урынга, Американың иске-москылары колоннасы килә. Бу “Безгә бәйрәм килә” рухындагы фильм-катастрофа”,—диде Захарова.

Билгеле булуынча, Варшава, Русиянең сөйләшүләргә чакыруын санга сукмыйча, Белоруссия белән чигендә гаскәрләрен арттырудан туктамый.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас