Дөньяда ниләр бар?
20 декабрь 2021, 21:16

Сөйгәнен метрода "онытып" калдырган

Һәр нәрсәнең үз вакыты шул. Гыйшык тоту да яшь чакта урынлыдыр...

75 яшьлек пенсионер ир һәм аның 80 яшьлек сөйгәне Подмосковьеда шәхси өлкәннәр йортыннан качканнар.

Алар бу пансионатта 2 ел элек танышканнар. Ир дә, хатын да олы яшьтә деменциядән (акыл китү) җәфаланган. Көннәрдән беркөнне алар тышта йөрергә дип чыккан һәм хатын котыртуы белән  качканнар. Ханым ирне туганнары белән таныштырыр өчен үзенә кунакка чакырган.

Гашыйк пенсионерлар электричкага билет сатып ала һәм Мәскәүгә барып җитә. Әмма метрога төшкәч, хатын дустын югалта. Соңрак фатиры бусагасында ул һушына килгәндәй итә, әмма кем белән булуын һәм ни өчен Мәскәүгә кайтуын исенә төшерә алмый. Бу вакытта инде картларны “Лиза Алерт” отряды эзләгән.

Волонтерлар пенсионер ханымнан дустының якынча кайда булуын белешә. Ул дустының метрода калуын исенә төшерә. Ә метрода битараф булмаган гражданнар аптыраган ирне күреп кала һәм дәваханәгә озата. Дәваханәдә пенсионерның шәхесен ачыклаганнар.

Ахырда гашыйк парны кире пансионатка илтеп куйганнар. Шул көннән алып аларга аерым күзәтү билгеләнгән.

Чыганак: Moslenta.ru

 

ukzdor.ruukzdor.ru
Фото:ukzdor.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас