

АКШта бер хатын, кешеләрдән жәлләтеп акча җыю максаты белән терелмәслек чир белән авырыйм дип алдаган.
Төньяк Каролинада яшәүче 46 яшьлек Мишель Линн Штульцны соңгы стадиядәге яман шеш авыруы белән чирлим дигәч тоткарлаганнар һәм рәшәткә артына утыртканнар. Чирем көчәю сәбәпле чыгымнар артты дип ярдәм сораган ул. Ахирәтләренең берсеннән ул берничә тапкыр акча ала һәм ахырда мошенник хатынның 975 доллар бурычы (72 мең сумга якын) җыелып китә.
Күп тә үтми кайгыртучан хатын Штульцка бернинди дә диагноз куймауларын белә, бу хәлне ачыкларга тели. Әмма аферист хатын ахирәте белән аралашмас була. Шуннан каза күргән хатын полициягә мөрәҗәгать итә.
Штульц ахирәтенең йомшаклыгыннан гына кулланып калмаган. Ул акча җыю максаты белән интернетта махсус бит булдыра һәм җирле чиркәүдән финанс ярдәм сорый. Таланган акчаларның гомум суммасы әйтелми. Суд мошенник хатынны сак астына урнаштырган һәм 5 мең доллар күләмендә (370 мең сум) залог билгеләгән. Тикшерү дәвам итә.
Чыганак: Lenta.ru