Дөньяда ниләр бар?
18 декабрь 2021, 18:50

Авызын гади җеп һәм энә белән тегеп куйган

Чиләбе өлкәсендә хезмәт итүче егетнең фотолары социаль челтәрләрдә таралган.

Социаль челтәрләрдән.Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Чиләбе өлкәсендәге Чибәркүл хәрби частенда хезмәт итүче 19 яшьлек Иван Ш. авызын гади энә һәм гади җеп белән тегеп куйган. Егет сөйгән кызы белән талашкач шундый эшкә барган. Хәрби доклад социаль челтәрләрдә таралган. 

Вакыйга 15 декабрьдә кич белән була. Егет башта анасы белән сөйләшә, аннары сөйгән кызына шалтырата, алар талашалар. Әлеге низаг Иван 8 ай элек сөйгәненең дус кызларына комплимент ясаган өчен чыга.

Шуннан соң Иван сөйгәне белән талашуына борчыла, үзен җәзага тарта. Егет бәдрәфкә кереп бикләнә һәм авызын тегеп куя.

Дежур офицер моны сизеп ала. Ул битлек кигән рядовойны туктата, сораштыра. Аннары битлек салгач, тегелгән авызны күреп ала.

Иванны медицина частена илткәннәр, җепне алып, яраны эшкәрткәннәр. Тикшерү бара.

Солдатның анасы бу вакыйга турында «КП» журналистыннан ишетә. Моңа кадәр аның белән хәрби частьтан элемтәгә чыкканнар һәм Иванның хастаханәдә булуын әйткәннәр, тик ни булганын аңлатмаганнар. Әни кеше баласының моңа кадәр андый эшләр эшләмәвен әйтә, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас