Дөньяда ниләр бар?
18 декабрь 2021, 16:27

“Ат”ны кулга алганнар

Әстагъфирулла!

m.pg21.rum.pg21.ru
Фото:m.pg21.ru

РФ Эчке эшләр министрлыгы   Казан буенча  идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Бауман урамында ат киемендәге аниматорны туристлар эзәрлекләвеннән соң тоткарлаганнар.

Хәл болай булган. Бауман урамындагы узгынчылар картәнисе белән оныгы артыннан йөргән аниматорны искә алган. Туристлар олы ханым белән оныгын яклап чыкканнар. Ат киемендәге аниматор картәнисе белән оныгына фотога  төшәргә тәкъдим иткән, соңрак “ат” белән төшкән фото өчен акча таптырган. Ханым акча түләүдән баш тарткан һәм фотоларны җуйган, әмма “ат”ка бу аз тоелган, ул телефонның “кәрзин”ен күрсәтүне таләп иткән.

Полиция бүлегендә кулга алынган егетнең Чувашиядән килүен хәбәр иткәннәр. Ул Казанга эшләргә дип килгән. Суд карарына кадәр ул сак астында калачак. Протокол административ хокук бозу факты буенча төзелгән.

Чыганак: kazanreporter.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас