

Канадада табиб бала яралгысын хатынның бавырында ачыклаган. Бу хакта ул үзенең Tik-Tok аккаунтында сөйләгән.
Роликта педиатр Майкл Нарви УЗИ снимогын күрсәтә. Снимоктан күренүенчә, 33 яшьлек пациент хатынның йөклелеге аналыктан тыш барлыкка килгән.
“Без кайчагында баланың карында үсешә башлау очракларын күрәбез, әмма бала яралгысының бавырга берегүен очраган юк иде әле. Мондый хәлне беренче күрүем”, – ди Нарви.
Ролик 4 миллион караулар һәм 20 меңгә якын комментарийлар җыйган. “Хатынның хәле ничек? Чөнки күпчелек кешеләрне аның бавыры гына кызыксындыра”, – дип язган бер кулланучы. Икенчесе: “Ә сез бу хәлнең ничек барлыкка килүе турында видео урнаштыра алмассызмы?” – дип сорый.
Чыганак: lenta.ru