Дөньяда ниләр бар?
17 декабрь 2021, 14:50

Вакцина ясатканнарга җеназа укымый

Шулай ярыймы инде?

dushenov.orgdushenov.org
Фото:dushenov.org

Молдавиянең Хынчешт районында урнашкан Секэрень авылында рухани вакцина ясаткан мәрхүмнәрне соңгы юлга озатудан баш тарткан. Авыл рухание Олег Морару яман шештән үлгән 63 яшьлек  ханымны җирләүдә катнашмыйм дигән. Аның сүзләренчә, вакцина ясаткан мәрхүмнәргә җеназа уку зур гөнаһ санала.

Бу хәлгә клирикның хатыны да үз мөнәсәбәтен белдергән. Рухани медицина битлекләрен һәм вакцинацияне кешелек өстендәге контроль  кораллары  дип исәпли, ди Ангелина Морару.

 Ә мәрхүмәнең ире Валериу Богдан бу аларның хокукларын турыдан-туры бозу дигән фикердә. Ир шуны да өсти, Мораруның вакцина ясатканнарны соңгы юлга озатудан баш тартуы беренче генә очрак түгел, ди.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас