

“Хакимияткә башлык вазифасына килгәч тә “Олимпик-парк” мәсьәләсе белән тәүгеләрдән булып шөгыльләнә башладык. Мин үзем кайчандыр эшкуар булган кеше һәм килеп туган ситуациягә бик борчылдым. Бу сорауны хәл итү буенча очрашуларга бинаның хуҗасын чакырдык. Гомумән мин аның белән хакимияткә килгәнче үк таныш идем. Бинаны саклау юлларын эзләдек. Төрле чикләүләр аркасында суд нәкъ шундый карар чыгарганын аңлый идек. Шулай да без үзебезнең юридик хезмәт белән бинаны саклау юлын таптык, әмма монда бина хуҗасының үзенең инициативасы да булырга тиеш иде. Кызганычка каршы, без тәкъдим иткән вариантны ул җитди кабул итмәде. Нәтиҗәдә нәрсә булганын барыбыз да күреп торабыз”, – ди Уфа мэры.
Сергей Греков шуны да ассызыклады, ул бина хуҗасын янә үзенә чакырган һәм тәкъдим иткән вариантны исенә төшергән.
“Вариантны кулланачакмын диде ул. Безнең вариантны кулланса, ситуация уңай хәл ителер һәм бинаны саклап калып булыр”, – ди мэр.
Эшкуарга нинди вариант тәкъдим ителүе әйтелми.
Гомумән бинаны саклап калу турында нинди сүз барадыр?! Социаль челтәрләрдә аны экскаваторлар белән җимерүләрен күптән язып чыктылар...
Чыганак: bashinform.ru