Дөньяда ниләр бар?
17 декабрь 2021, 06:43

Евросоюз Русиягә каршы санкцияләрен озайтты

Европа Союзының 27 иле җитәкчеләре Русиягә карата икътисади санкцияләрне озайту турында карар кабул иткән.

Евросоюз Русиягә каршы санкцияләрен озайттыЕвросоюз Русиягә каршы санкцияләрен озайтты
Евросоюз Русиягә каршы санкцияләрен озайтты

Евросоюз Советы башлыгы Шарль Мишель, әгәр Русия арытаба "Украинага каршы хәрби хәркәтләр алып барса", Кремльне җитди чаралар көтә дип белдергән. Моннан тыш, ЕС Мәскәүне Минск килешүләрен үтәүгә тотынырга чакырган.
ЕС Украина һәм Русия гражданнарына карата Украинаның территориаль бөтенлегенә һәм суверенитетына зыян салуда гаеп белдерелеп кертелгән индивидуаль санкцияләрне 2014 елның мартыннан даими озайтып тора. Әлеге вакытта санкцияләр исемлегенә Русиянең һәм Украинаның 177 физик һәм 48 шәхесе кертелгән. Чикләүләр ЕС илләренә керүне һәм исемлеккә кертелгән кешеләргә акча чыганакларын, шулай ук финанс активларын тапшыруны тыя.
Быел сентябрьдә РФ президенты Владимир Путин 2022 елга контрсанкцияләрне озайту турындагы указга кул куйган иде. Азык-төлек эмбаргосына яшелчә-җимеш, ит һәм сөт продукцияләре керә.
Үз чиратында АКШ та Русиягә санкцияләр куллануын дәвам итә. Әле Америка президенты Джо Байден хакимияте, Русиянең Украинага ихтимал булган һөҗүме очрагында дигән сылтау белән, Евросоюзның Русия банклары һәм энергетика компанияләренә карата киңрәк санкцияләр пакеты кабул итүен таләп итә. Фаразларга ярашлы, яңа чикләүләр оборона компанияләре, шулай ук энергетика секторына, шул исәптә, ташкүмер һәм технологик экспортка кагылуы мөмкин. Өстәвенә, АКШ Германиянең "Төньяк агымы-2"не туктатуына ирешергә тырыша.

 

Фото: ncrussia.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас