Дөньяда ниләр бар?
17 декабрь 2021, 10:19

Автобуска кергәндә яраланган һәм...

Ике тукталыш үтүгә үлгән.

fishki.netfishki.net
Фото:fishki.net

Мәскәүдә автобуста яраланып үлгән ирнең җитди чире булган. Бу хакта РЕН ТВ  хәбәр итә. Вафат булган ир тромбофлебиттан  ( тромблар барлыкка килү) җәфаланган.

Автобустагы бер пассажир хатын сүзләренчә, иргә ашыгыч ярдәм чакыртырга тәкъдим иткәннәр, әмма ул баш тарткан, өйгә кадәр үзем кайтып җитәм дип ышандырган.  Үлеме алдыннан  ир хатынына шалтыратып, яралануы турында хәбәр итеп өлгерә.

Бу хәл шушы көннәрдә (14 декабрьдә)   Мәскәүнең Отрадное районында булган. Транспортка кергән вакытта ир балтырын  нык итеп бусагага бәрә һәм салондагы буш урынга утыра.  Шулчак аның аягы ныклап каный башлый. Ике тукталыш үткәннән соң ул башта  һушын югалткан, аннары үлгән.

Кайда гомере өзеләсен беркем белми диләр, хак сүзләр... Тәүдә ир аягын очлы тимер кисәгенә сыдырган дигән хәбәрләр таралган иде. Әмма хокук саклау органнары автобусны тикшереп чыккан һәм берни  тапмаган.

Коточкыч гаделсезлек һәм шундый үкенечле үлем. Хәер, кайсы үлем үкенечсез була икән?..

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас