

Монголия чит ил эшләре министры Батмунхийн Батцэцэг белдерүенчә, иң тәү чиратта Гоби чүллегендәге дөньяда иң зуры саналган Таван-Толгой ташкүмер ятмасыннан Зуунбаян станциясенә кадәрге участокта юл ачылачак.
Зуунбаян станциясе аша Русия чигендәге Эрээнцавтан КХР чигендәге Хангага кадәр тимер юлы үтәчәк. Бу тимер юл линиясе буенда урнашкан 30 эре файдалы казылмалар ятмасын эшләтеп җибәрергә булышачак.
Яңа тимер юл өч илгә генә түгел, башка күрше дәүләтләргә файдалы яңа мөмкинлекләр ачачак, дип белдерә сәясәтче ханыбыз.