

Таиланд отелендә өстенә мәрмәр өстәл төшкән Казаннан 11 айлык сабый үз аңына килгән һәм үзаллы сулый башлаган.
Бу хакта Instagram битендә кыз баланың әнисе Регина Нуреева язган.
Регина Нуреева кызын дәвалауга акча җыюда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Хәзерге вакытта әлеге гаилә өчен 5 млн сумга якын акча җыелган. Акчаны төрле ил кешеләре күчергән.
Хәтерегездә булса, ир белән хатын Таиландка эш белән килгән булган. Өйгә кайтырга вакыт җиткәч, алар Бангкок кунакханәсендә номер ала. Бирегә килгәч, ир белән хатын чемоданнарын да бушатырга өлгерми, фаҗига килеп чыга. Аларның әле яңа гына йөри башлаган 11 айлык баласы балконга чыга һәм аның өстенә мәрмәр өстәл ишелә. Баланың баш сөяге сына, аны шәхси клиникага салалар. Табиблар баланы ясалма комага керткәннәр һәм кичә аннан чыгарырга тиешләр иде. Шөкер, бу процедура уңышлы үткән. Нәнинең исән-сау савыгуын телибез.
Чыганак: "Шәһри Казан".