Дөньяда ниләр бар?
16 декабрь 2021, 09:12

Шольцны Кырымга чакырды

Кырым немец милли-мәдәни автономиясе рәисе Юрий ГЕМПЕЛЬ Германия канцлеры Олаф Шольцны Кырым ярымутравына чакырды.

Шольцны Кырымга чакырдыШольцны Кырымга чакырды
Шольцны Кырымга чакырды

“Германия канцлерына  (Олаф Шольц) мотлак Кырымга килергә кирәк. Бу аның Кырымның Русиягә кушылуына кагылышлы хаталы күзаллавын үзгәртәчәк дип ышанам.  Кырымлылар белән аралашу аңа бернинди аннексия булмавы, бары тик намуслы һәм гадел, сайлау гына булуы, кайчандыр Германия җирләре бергә кушылган сыман, Кырым халкының үзләренең тарихи ватаннары белән кушылу теләге булуына инану мөмкинлеген бирәчәк”,—диде Юрий Гемпель.

Гемпель фикеренчә, Шольц үзе дә Кырымның Русиягә законлы нигездә әйләнеп кайтуын яхшы аңлый, тик Кушма Штатлар басымы аркасында моны таный алмый.

15 декабрьдә Олаф Шольц ГФРның Русия белән конструктив сөйләшүгә әзер булуы турында белдерде. Ләкин моны Берлинның берьяклы яңа “көнчыгыш сәясәте”  итеп бәяләргә кирәкми, диде ул.  Әгәр Русия Украинага “һөҗүм итсә”, ул “югары бәһа” түлиячәк дип, бармак янарга да онытммады ул.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас