Дөньяда ниләр бар?
16 декабрь 2021, 08:13

Санкцияләргә карамастан, күп сатканбыз

Ату коралын сатуга каршы санкцияләргә карамастан, Русия соңгы 30 ел эчендә АКШка рекордлы күләмдә патрон озаткан.

Санкцияләргә карамастан, күп сатканбызСанкцияләргә карамастан, күп сатканбыз
Санкцияләргә карамастан, күп сатканбыз

Хәбәрләргә ярашлы, Русия җитештерүчеләренең Америкадагы партнерлары, импортны озайтып, санкцияләрне читләп узу юлларын файдаланганнар.

         Мәгълүматларга ярашлы, 157, 9 миллион сумлык патрон озатылган. Бу 2020 елга караганда 40 млн. сумга күбрәк.

         Быел сентябрьдә Кушма Штатларда Русиядән патроннар импортын тыючы санкцияләр кертелгәннән соң, гражданнар һәм спорт кораллары өчен Русия патроннарын АКШка озату ныклап катлауланды. Шулай булуга карамастан, безнең Америкадагы партнерлар, 20 августтан 7 сентябрьгә кадәр санкцияләр игълан иткән арада, юлларын табып, Русиядән патроннар сатып алуга яңа рөхсәт рәсмиләштерә алганнар.

         Америка фирмаларының документларын рәсмиләштереп өлгерүләре сәбәпле, патроннар озату 2023 елның көзенә кадәр барачак.

         Мәгълүматларга ярашлы,  Русия — АКШка патроннарны төп сатучы.  Русия җитештерүчеләре ел саен бу илгә 100 млн. долларлык патрон озата. Русиядән кала Көньяк Корея килә — аның күрсәткече безнекенә караганда ике тапкырга кимрәк.

 

Фото: guns.allzip.org

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас