

Владимир Путин видеоэлемтә Русия-Кытай мөнәсәбәтләре үсеше буенча ныклы фикер алышырга булыша дип билгеләде. Яклар ике арадагы көнүзәк һәм халыкара мәсьәләләрне тикшерделәр.
Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков белдерүенчә, ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр моңа кадәр булмаганча югары дәрәҗәгә җитте. Си Цзиньпин, мөнәсәбәтләр ныклыгы буенча союздашлар дәрәҗәсеннән югарырак, дип ассызыклады.
Русия һәм Кытай җитәкчеләре 2022 елның февралендә очрашырга килеште. Путин КХРга эш сәфәре белән барачак. Анда ике яклы мөнсәбәтләр хакында тагын да тирәнрәк фикер алышу планлаштырала. Русия лидеры сәфәр кысаларында Олимпия уеннарын ачу тантанасында катнашачак. Дәүләт җитәкчесе Олимпиаданың иң югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышанычын белдерде.
Ил җитәкчеләре быел үзара сәүдәнең уңышлы үсешен билгеләделәр — 21 процентка арткан. Яклар Русия-Кытай чиге структурасын камилләштерү буенча мөһим адымнар ясалуын билгеләделәр. Амур районында зур тимер юл күперен кору эшләре ахырына якынлашып килә. Билгеле булуынча, әлегә Амур елгасы аша даими ныклы бер күпер дә юк иде.
Моннан тыш, БРИКС кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре дә тикшерелде. 2022 елда бу форумда Кытай рәислек итәчәк. Лидерлар шулай ук Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) кысаларында тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итәргә килештеләр.
Си Цзиньпин РФ белән КХР дуслыгы арасында чөй кагарга маташучыларга каршы торганы өчен Русия лидерына рәхмәтен җиткерде һәм моны югары бәяләвен белдерде.