Дөньяда ниләр бар?
16 декабрь 2021, 08:38

5 яшьлек малай әтисен акчасыз калдырган

Ничек итеп?

Pixabay.comPixabay.com
Фото:Pixabay.com

Австралиядә яшәүче бер ир улына уйнарга  телефонын биргән дә 1200 доллар  акчасыннан ( 88 мең сумнан артыграк) колак каккан.

Эш буенча килеп туган мәсьәләләрне  хәл иткәндә 5 яшьлек малай гаджет белән  уйнаган һәм Uber Eats сервисында әтисе аккаунтыннан тәм-томнарга заказ ясаган. Түләвен әтисенең кредит картасыннан онлайн түләгән. Малайның туңдырма, тортлар,  кофе өчен берничә шешә сөт,  хуш исле шәмнәр сатып алган.

Эре сумма акчаларыннан колак кагуын ир йорт бусагасында курьерны күргәч кенә аңлап кала. Ул бәясен түләп, товарны алырга мәҗбүр була.  

 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас