Дөньяда ниләр бар?
15 декабрь 2021, 06:38

Контроль эшкә бармас өчен

Кызык уйлап чыгарган. Әмма аны кылырга җөрьәт итмәгән.

pravmir.rupravmir.ru
Фото:pravmir.ru

Мәскәүдә 192нче санлы мәктәптә белем алучы 7 сыйныф укучысы контроль эшкә бармас өчен, аягын сындырырга маташкан.  Бу хакта “Осторожно, новости” Telegram-каналы хәбәр итә.

Чыганак мәгълүматлары буенча, укучы мөһим тест үтәргә тиеш булган, әмма ул аңа әзер булмаган. Дәрескә бармас өчен кыз, диваннан сикереп, аягын сындырырга уйлаган. Аягы сынган моментта сызланмас өчен ул алдан авыртуны баса торган дару (16 төймә) эчә һәм аягына махсус мазь сылый.

Тик укучы кыз мондый “батырлык”ка барудан куркып кала һәм   хәвефле эксперименттан баш тарта, әмма дару төймәләрен эчеп өлгерә. 13 яшьлек кызны Н.Ф. Филатов исемендәге 13 санлы балалар шәһәр клиник дәваханәсенә озатканнар. Үткәргән процедуралардан соң укучы кыз белән тәрбияви сөйләшү үткәргәннәр һәм өенә кайтарып җибәргәннәр.

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас