Дөньяда ниләр бар?
15 декабрь 2021, 08:17

Ир белән хатын аерылышыр өчен 7 миллион акча тотынганнар

Әмма ахырда аерым яши алмауларын аңлаганнар.

@brittanyjade___ / TikTok@brittanyjade___ / TikTok
Фото:@brittanyjade___ / TikTok

Ир белән хатын аерылышыр өчен 100 мең доллар тотынган һәм ахырда янә кавышырга  дигән карарга килгәннәр. Алар яңадан өйләнешкән.  

Калифорния штатының Сан-Диего шәһәрендә   яшәүче Бриттани һәм Вайланд Сабо үсмер чакта алкоголь бәйлелектән  интегүчеләр  өчен реабилитация үзәгендә   танышканнар. Бер-берсенә гашыйк булганнар. 2011 елда өйләнешкәннәр.

Ир белән хатын 3 бала үстерәләр. Әмма Бриттани сүзләре буенча, балалар тугач, аларның мөнәсәбәтләре суына башлаган. Ир еблән хатын янә шешәгә үрелгән. “Мөнәсәбәтләребез алкоголь аркасында гына бозылмады. Башка төрле сәбәпләр дә күп иде. Без бер-беребезгә шулкадәр бәйле идек, ә бу бер дә яхшыга түгел”, – ди хатын. 2019 елда Сабо гаиләсе аерылышырга гариза яза һәм милекне бүлү процессын башлый.

Ире белән ташлашкач, Бриттани тагы да ешрак һәм күбрәк эчә башлый, нәтиҗәдә аның психик сәламәтлеге какшый. Ул балаларга опекун булу хокукыннан мәхрүм була. Бриттани күңеле белән  балаларын югалтасы килми, шуңа күпмедер вакытка әти-әниләренә күченә. Эчүен ташлый һәм психиатрга йөри башлый. Вайланд элекке хатынына кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Алар ешрак бергә вакыт үткәрә башлый һәм кайсыдыр моментта гаиләне тергезергә уйлыйлар.

“Без бер-беребездән ихлас гафу үтендек. Һәм бер-беребезне никадәр кыерсытуыбызны аңладык”, – ди Бриттани. Хәзер Бриттани  – TikTok “йолдызы”. Ул үзенең подписчикларына аек тормыш һәм бәхетле гаилә турында сөйли. Ә иң кызыгы – алар аерылышу вакытында яллаган адвокатларга әле булса бурычларын түлиләр.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас