

Бу кызганыч хәл Санкт Петербургта булган. 10 декабрьдә стоматологиядә бер малайга теш дәвалау алдыннан наркоз ясаганнар, әмма ул аңына килмәгән. Әти-әнисе шок хәлендә.
Хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәткән өчен җинаять эше кузгатылган. Хезмәткәрләрнең гаепләре ачыкланса, аларны алты еллап төрмә ашы көтә...
Балалар стоматологиясендә наркозга җибәрүнең үз тәртибе һәм таләпләре бар. Башта балага комплекслы тикшерү үткәрергә һәм анализлар алырга тиешләр иде. Бу - дәвалаганда яшь организм күтәрә алырмы, юкмы икәнен ачыкларга ярдәм итә.
Гадәттә, наркоз бер сәгатьтән дә артмый. Шул ук вакытта яшь пациентның хәлен күзәтеп торучы анестезиолог янында булырга тиеш: пульсны, ЭКГны, артериаль кан басымы күрсәткечләрен карый, сулышын һәм анестезиянең тирәнлеген контрольдә тота. Стоматолог белән шәфкать туташының бу вакытта бөтен игътибары дәвалауда була. Ә бу клиникада анестезиолог ул көнне бөтенләй булмаган, диләр...
Сезнең балагызның тешләрен наркоз белән дәвалаганнары булдымы? Әгәр булса, хәтерлисезме, анестезиолог янында тордымы?