Дөньяда ниләр бар?
12 декабрь 2021, 08:31

Америкада көчле торнадо булган

Меңләгән йорт утсыз калган, үлүчеләр һәм хәбәрсез югалучылар саны арта.

Америкада көчле торнадо булганАмерикада көчле торнадо булган
Америкада көчле торнадо булган

Без ап-ак кар яуганына сокланып, матур кышка керүебезгә сөенәбез. Ә менә америкалылар кайгы-хәсрәттә - кичә биш штатта көчле торнадо булган. 

  Кентукка, Миссури, Иллинойс, Арканзас һәм Теннесси штатларында меңләгән йорт утсыз калган, шәһәрләрнең асты өскә килгән.

Кентукки губернаторы хәбәр итүенчә, штатта һәлак булучылар саны 70ләп, 100 дән артык кеше хәбәрсез югалган. Аның сүзләренә караганда, бу әле якынча гына саннар. Мондый ук куркыныч һәм көчле торнадо штатта беренче тапкыр купкан. Ә корбаннар ике тапкыр күбрәк тә булырга мөмкин.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас