Дөньяда ниләр бар?
10 декабрь 2021, 07:18

СМА авыруын дәвалаучы препарат Русиядә теркәлү үткән

Моңа сөенергәме?

poembook.rupoembook.ru
Фото:poembook.ru

Русиядә  үлем белән янаучы  СМА чирен (спинально-мышечная атрофия) дәвалаганда кулланыла торган “Золгенсма” препаратын теркәгәннәр. Моны дару матдәләренең дәүләт реестры мәгълүматлары раслый.

“СМА гаиләсе” фонды башлыгы Ольга Германенко “Новая газета”га биргән интервьюсында даруны теркәүдән алып аның әйләнешкә керүенә кадәр 2-6 ай вакыт үтәргә мөмкин, ди.

“Чынында бу авыр чор, чөнки, гадәттә бу чор дәвамында  теркәлмәгән дарулар белән чагыштырганда теркәлгән препаратларның пациентларга барып ирешү  мөмкинлеге түбәнәя”, – дип өсти ул.

Германенко сүзләре буенча, бу озайлы чор Русиядәге кагыйдәләр аркасында килеп туа. Әлеге кагыйдәләр препаратны теркәгәннән соң  илгә кертүне җайлый. Әмма бу вакытка кадәр препарат әйләнешкә кермәгән була әле. Дару Русия төргәгендә илгә кертелергә тиеш, аны булдыруга, шул исәптә даруның инструкциясен тәрҗеммә итүгә дә күпмедер вакыт китә.

СМА авыруын дәвалаучы “Золгенсма” перпаратларының берсе АКШта җитештерелә. Ул әлеге чирдән дәвалаучы дөньядагы иң кыйммәтле даруларның берсе булып тора  – бер инъекциянең бәясе 150 миллионнан кыйммәтрәк тора. Моңа кадәр Русиядә СМА авыруыннан “Спинраза” препараты теркәлгән иде.

СМА – генетик  нерв-мускуллар авыруы, ул арка миенең хәрәкәт итүче нейроннарга зыян сала. Бу даими мускуллар хәлсезлегенә китерә. Хәлсезлек тәүдә аякларда һәм бөтен гәүдәдә башлана. Соңрак авыру йоту һәм сулыш алу өчен җавап бирүче мускулларга да зыян сала.

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас