Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 декабрь 2021, 12:47

СССРны сагынасызмы?

СССР таркалуга 30 ел үтте. Шулай аз вакыт үтсә дә, илебезнең үткән тарихын кайберәүләр бик начар белә.

СССРны сагынасызмы?
СССРны сагынасызмы?

Моны Бөтенрусия сораштырулар үзәге халык арасында  үткәргән кызыклы сораштыру күрсәткән. Һәр бишенче русияле СССР аббревиатурасын (Союз Советских Социалистических Республик) дөрес итеп аерып әйтә алмаган.

         Сорауга дөрес җавап бирә алмаучыларның күпчелеге — 18дән 24 яшькә кадәрле яшьләр. Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 80 проценты дөрес әйткән. Респондентларның 11 проценты шифрны бөтенләй ача алмаса, 8 проценты хаталы әйткән.

         Элеккеге СССР республикалары санын белүчеләр тагын да азрак — 15 союздаш республиканы респондентларның 6 проценты гына дөрес атаган. Шул ук вакытта сораштыруда катнашкан 27 процент кеше бер республиканы да атый алмаган.

         Сораштыруларга ярашлы, Русия гражданнарының 13 проценты СССРны якты хисләр белән искә алган. Сораштыруда катнашучыларның 11 проценты бу төшенчәне үзенең бала чагы, яшьлеге яисә ата-аналары яшьлегенә бәйләп исенә төшергән.

         Әйткәндәй, шушы көннәрдә заманында СССР Министрлар советы рәисе, бүген РФ Федерация советы әгъзасы Николай Рыжков Советлар дәүләте таркалуы сәбәпләре турында фикерен белдерде. Моңа чуалчык һәм кискен реформалар сәбәпче булды дип саный ул.

         Җимерүе берни тормый шул. Төзүе генә авыр. Әгәр СССР таркалмаган булса, бәлки, бүген дә Америка һәм Көнбатыш илләре көнләшерлек итеп, көчле, тугандаш илләр булып дус-тату яшәр идек. Чөнки Европа шул СССР үрнәгендә 28 илне кертеп, бүген Евросоюз дип аталган союздаш илләр төзеде түгелмени соң? Көч бердәмлектә шул. Борынгылар, аерылганны — аю, бүленгәнне бүре ашар, дип белми әйтмәгәннәр.

 

Фото: phonoteka.org

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: