Кремльдән белдерүләренчә, әлеге элемтә күптән төзелеп, сынау үткән, ләкин аны беренче тапкыр кулландылар. Видеоочрашу ябык форматта үтте.
Владимир Путин Джо Байден белән элемтәгә үзенең Сочидагы резиденциясеннән чыкты.
Ике сәгать барган сөйләшүдә Мәскәү белән Вашингтон арасындагы мөнәсәбәтләр турында фикер алыштылар. Ә мөнәсәбәтләр бүген бик начар тора. Сәясәтчеләр Украина, НАТО хәрби көчләренең Русия чикләренә якынаюлары мәсьәләләрен дә кузгаткан.
Владимир Путин белән Джо Байден арасында булган сөйләшү Украина белән Русия арасындагы киренкелекне берникадәр йомшартып җибәрергә булышачак, дип саный сәяси экспертлар.
Путин белән Байден бишенче тапкыр бәйләнешкә керделәр: өч тапкыр телефон аша сөйләштеләр, шулай ук Женевада очраштылар.