Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 декабрь 2021, 14:21

Путин Һиндстанга ник барды?

Агымдагы атнада Русия президенты Владимир Путин Һиндстанга эш сәфәре белән барды.

Путин Һиндстанга ник барды?
Путин Һиндстанга ник барды?

Пандемия башлангач, Владимир Путин чит ил сәфәрләренә чыкмады диярлек. Алай да быел бу кагыйдәдән читләшеп, Женевага барды һәм анда АКШ президенты Джо Байден белән очрашты.

Путин Һиндстанда ил премьер-министры Нарендра Моди белән эшлекле сөйләшүләр үткәрде. Һиндстан премьер-министры белдерүенчә, коронавирус инфекциясе ике ил мөнәсәбәтләре үсешен киметә алмаган. Мәскәү һәм Нью-Дели быел Һиндстан белән Советлар Союзы арасында тынычлык, дуслык, хезмәттәшлек турындагы килешүнең 50 еллыгын билгели.

Нарендра Моди билгеләвенчә, бүгенге көндә ике ил арасында хезмәттәшлек төрле юнәлешләр буенча бара. Аерып әйткәндә, космос һәм гражданнар атом-төш энергетикасы буенча. Хәрби хезмәттәшлек өлкәсендә дә багланышлар көчәя. Ике илнең кораллы көчләре уртак хәрби күнекмәләр оештыра. Бүгенге көндә Һиндстан армиясе 60 — 70 процентка Русиядә җитештерелгән кораллар белән тәэмин ителгән.

         Ноябрьдә Русия Һиндстанга С- 400 “Триумф” зенит-ракета системаларын озата башлады. Шуңа ярашлы, 5 млрд. доллардан артык суммага төшкән контрактка 2018 елда кул куелган.

Бүгенге милли хәвефсезлек стратегиясендә Һиндстан Кытай белән бер рәттә тора. Мәскәү бу ике илне үзе өчен өстенлекле илләр итеп билгели.

         Мәскәү якын киләчәктә Һиндстан белән сәүдә-икътисади бәйләнешләрен ныгытырга тели. Бүген ул күрсәткеч 8,8 млрд. доллар тәшкил итә. Нарендра Моди бу күрсәткечне 2025 елга 30 млрд. долларга җиткерергә кирәк, дип саный. Әмма бу күрсәткечкә ирешкән очракта да ул Дели белән Вашингтон арасында товар әйләнешеннән күпкә кимрәк: 2020 — 2021 елларда алар арасында товар әйләнеше 80 млрд. доллардан артып киткән. Советлар чоры белән чагыштырганда безнең Һиндстан белән сәүдә әйләнеше нык кимегән. Бу җәһәттән очрашу вакытында конкрет планнар тикшерелде. Нәтиҗәдә яклар 15 төрле документка кул куйды.

Фото: ianed.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: