Дөньяда ниләр бар?
9 декабрь 2021, 06:55

Бишкәктә салют булмаячак

Бишкәк мэры Кыргызстан башкаласы һавасын пычратмас өчен Яңа ел салюты атудан баш тарткан.

Бишкәктә салют булмаячакБишкәктә салют булмаячак
Бишкәктә салют булмаячак

Болай да яхшы булмаган экологик торышны тагын начарайту дөрес түгел дип исәплиләр мэрияда.

         Властьлар шулай ук, төтен чыгара дип, башкала халкын Яңа ел төнендә петардалар һәм фейерверклар файдаланмаска чакырган. Мэрия экономияләнгән 800 мең сомны ( 997 985 сум) мөһимрәк максатларда кулланачагын белдергән. Бишкәктәге экология торышы элеккеге Советлар киңлегендә иң начарыннан санала.

       Фото:  probiv.one

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас