

Байкот игълан итү АКШның рәсми дәүләт чиновникларына гына кагыла, спортчыларга кагылмаячак.
Кытай Халык Республикасы АКШның Пекинда үтәчәк Олимпиадага дипломатик байкот игълан итүен Кытайга сәяси манипуляция ясарга тырышу дип саный. Мондый эш-гамәлләр Олимпиада рухына зыян сала, дип белдерде Кытайның Вашингтондагы илчелеге.
Кушма Штатлар бу курсын дәвам иткән очракта, КХР тәвәккәл контрчаралар кабул итәргә әзер, дип белдерде Кытай чит ил эшләре министрлыгы.
Үз чиратында Халыкара Олимпиада комитеты Кушма Штатлар тоткан карашка хөрмәт белән каравын белдерде. Комитет дәүләт власте вәкилләренең Олимпиадага баруларын сәяси мәсьәлә дип, үзләренең нейтраль карашта торуларын белдерделәр.