Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 декабрь 2021, 11:24

Ноские аркасында исән калган

22 яшьлек турист ташландык авылга барышлый адашкан.

Shutterstock
Фото:Shutterstock

Русияле бер ир  Дагыстанга киткән дә тауларда бәлагә тарыган. Тапкырлыгы аркасында   – запас носкиларын яндырып кына –  ул исән кала алган.

Братскида яшәүче 22 яшьлек Марк Базилевич  Дагыстанга дуслары белән килгән. Көннәрдән беркөнне компания Дахадаевск районында урнашкан Амузги авылын барып күрергә теләгән.  Әмма Амузгига юлланганда сәяхәтче фотолар төшер-төшерә төркемнән аерыла һәм артта кала.

“Кая адашыйм инде, монда бер генә сукмак бит дип уйладым мин.  Әмма төркем алга китте, бераздан мин аларның артыннан кузгалдым һәм юл икегә бүленгәнен абайладым. Һәм әлбәттә инде, мин ялгыш сукмактан киткәмен”, – дип сөйли егет.

2 сәгать үтә, әмма Базилевич дусларын куып баса алмый, ә мобиль элемтә юньле-рәтле тотмый. Шулай итеп, егет кире борыла, әмма моңа кадәр үткән юлда да адаша. Аның сүзләре буенча, һава температурасы -5 градускача төшә, кар катыш яңгыр ява башлый. “Эчәр су беткәч, елгадан эчтем. Елганы аша  чыгарга да туры килде әле. Носки белән кроссовкаларым юешләнмәс өчен елга аша яланаяк чыктым”, – ди турист.  

Поселокка кайткач, Базилевичның дуслары полиөиягә мөрәҗәгать итә. Күп тә үтми Эчке эшләр министрлыгы эзләү-коткару төркеме оештыра. Алар көч-хәл белән Базилевичка шалтырата ала. Коткаручылар игътибарын җәлеп итәр өчен турист биеклеккә менә дә запас носкиларын яндыра. “Импровизация миңа булышты, мине коткардылар”, – ди сәяхәтче. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: