Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 декабрь 2021, 20:52

20 яшьлек кыз интернетта бай ир эзләгән, тик...

Үзеннән 50 яшькә олы иргә гашыйк булган.

Shutterstock
Фото:Shutterstock

Мьянмада яшәүче студентка интернетта бай ир эзләгән һәм ахырда үзеннән 57 яшькә олы  гади бер пенсионерга гашыйк булган. Алар өйләнешергә җыена.

20 яшьлек студентка Джо   Британиядә яшәүче 77 яшьлек музыкаль продюсер Дэвид  белән танышулар сайтында таныша. Яшь кыз укуында финанс яктан  тәэмин итәрдәй бай ир эзләвен сөйли. Байрак кандидатларны җәлеп итәр өчен Джо яшәгән урынына Бөекбритания дип күрсәтә.

Танышлар көн саен аралаша башлый, аларның элемтәләре ныгый. Дэвидның Джоны финанс яктан тәэмин итү мөмкинлеге булмаса да, ул аңа киңәшче һәм остаз була. 1,5 ел дәвамында  бу пар көн саен языша һәм  бер берсенә телефоннан шалтырата.

Дэвид аңлатуынча, ул күңеле белән бик  яшь һәм үзе белән янәшәдә олы яшьтәге хатын-кызны күз алдына китерә алмый. Ир сүзләренчә, Джо аңа бик тә туры килә.  Кызның назлылыгы һәм мәрхәмәтлелеге ирнең күңеленә хуш килгән.

Сөйгәннәр Бөекбританиядә очрашырга өмет итә һәм киләчәккә планнар кора. “Минем аңа өйләнәсем килә. Өйләнү Джога хәвефсезлек һәм иминлек хисе бирер иде.  Балаларга килгәндә, мин беркайчан да аларны теләмәдем, әмма Джо тели икән, кем белә?” – ди Дэвид.

Менә шулай, җәмәгать. Кызга – 20, “егет”кә 77 яшь...

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: