Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
7 декабрь 2021, 12:48

Кулын күтәргән килеш яши

45 ел дәвамында...

reddit.com
Фото:reddit.com

Һиндстанда яшәүче Амар Бхарати, Шива алласына тугрылыгын дәлилләп, 45 елдан артык кулын күтәргән килеш яши.

Бхарати хатыны һәм өч баласы белән тыныч кына гомер иткән, банкта эшләгән. Көннәрдән-беркөнне ул, барын да ташлап, арытаба  тормышын тулысынча Шива алласына багышлый.

Шивага булган тугрылыгын дәлилләп һәм бөтен дөньяда тынычлык булсын дип теләп, Бхарати  бер кулын күтәрергә һәм аны беркайчан да төшермәскә дигән карарга килгән. Тәүдә ул көчле авырту тойгысы кичергән. Әмма ике еллап вакыт узгач, кулы корый һәм  ул аны  тоймый башлый.

“Миңа әллә ни күп тә кирәкми. Ни өчен без гел генә бер-беребез белән  сүзгә киләбез? Ни өчен тирә-якта дошманлык күп  һәм нәфрәт хисе көчле? Һиндстанда һәркем тынычлыкта яшәсен иде”, – ди Бхарати.

Әйткәндәй, Амар Бхарати бүгеннән кулын элекке халәтенә кайтарырга теләгән хәлдә дә, ул моны булдыра алмаячак.  Чөнки  кул нервларына зыян килгән һәм андагы кан әйләнеше төзәлгесез бозылган.

Шива – индуизм динендәге өч алланың берсе. Ул  үзендә башлангыч һәм  һәм җимергеч көчләрне берләштерә.

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: