

Бүген иртән, 6 декабрьдә, “Яндекс. Такси” сервисы водительләре забастовка оештырган. UTV хәбәр итүенчә, алар Сипайловодагы гипермаркет янында җыелганнар. Водительләр сүзләре буенча, агрегатор гарантияле түли торган акча суммасы кинәт кенә төшкән.
Забастовка сәбәпле таксида йөрү бәясе дә арткан. Мисал өчен, “Мир” сәүдә үзәгеннән “Город Галле” урамына кадәр (ә бу 1 тукталыш) таксида барыр өчен 230 сум чыгарып салырга туры килгән. Аграр университеттан “Ирәмәл” сәүдә-күңел ачу үзәгенә кадәр бару 341 сумга төшәр иде.
Социаль челтәрләрдә исә пассажирларның аптырауларының чиге юк. Соңгы арада таксида йөрү бәясе болай да артты, моннан да кыйммәтрәк түләргә риза түгелбез, ди алар. Башка төрле фикерләр дә яңгырый. Бензинга хаклар артканда хезмәтләргә дә бәяләр артачак кына, диләр интернет-кулланучылар.
Чыганак: bashinform.ru