Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
6 декабрь 2021, 01:17

Аягы сынган ханым дәваханәгә барган һәм...

кулын сындырган. Мондый хәлләр Русиядә генә була аладыр ул.

Кирилл Кухмарь / ТАСС
Фото:Кирилл Кухмарь / ТАСС

Екатеринбургта бер хатын дәваханәне судка бирергә җыена. Сәбәбе –бу  хатынның аягы сынган әнисе әлеге медицина учреждениесенә килгән һәм ... кулын сындырган.

Травмпунктка барып җитәргә ханымга кызы белән коллегасы ярдәмләшкән.  Ханымның кызы чак-чак йөргән әнисенә кабинетка керергә булыша аламмы дип сораган. Табиб юк дигән.

“Мин кабинет янында әниемне көтеп торам. Һәм кинәт кенә аның ачыргаланып кычкыруын ишеттем. Аннары табиб да миңа керегез дип кычкырды”, – дип исенә төшерә аягы сынган ханымның кызы. Соңрак ачыклануынча, рентгентга төшәр алдыннан утырып аяк киемен салсын өчен ханымга утыргыч биргәннәр. Әмма утыргычка кадәр аягы сынган авыру ханым ... бер аягында сикереп барырга мәҗбүр булган. Шул моментта ул егылган һәм кулын сындырган.

Ханымның кызы медикларның мөнәсәбәтен  ваемсыз дип санаган һәм дәваханәне судка бирер өчен юристка мөрәҗәгать иткән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: