Дөньяда ниләр бар?
5 декабрь 2021, 09:11

Кызның әнисен таныган...

Дөньяда төрле хәлләр була.

fizkes / Shutterstock Кызның әнисен таныган...fizkes / Shutterstock Кызның әнисен таныган...
Кызның әнисен таныган...Фото:fizkes / Shutterstock

 

Америкада 21 яшьлек егет фитнесс-клубта бер кыз белән таныша һәм вакытын бергә үткәрә башлыйлар. Егет сөйләвенчә, ике ел элек ул шушы клубта 40 яшьлек бер хатын белән танышкан булган һәм хатын бик яшь күренгән, егет хәтта аңа 25 яшь дип уйлаган. Егет белән ханым арасында кыска гына вакытка мәхәббәт уянып алган, алар бергә төн үткәргәннәр. Ханым егет алдында үзен кыен хәлдә тоя башлый һәм үзеннән күпкә яшь булган егет белән аерылышырга карар кыла. Ике елдан егет аның алдында бик кыен хәлдә кала: аның кызы белән танышып, очрашып йөри башлавын белә!

 Кыз, егете белән таныштырам дип, бәйрәм табыны әзерли һәм аны өенә кунакка чакыра. Егет анда элеккеге сөяркәсен күреп бик гаҗәпләнә, шуның өстәвенә ул аның ире белән дә таныша.

Хәлләр ничек булып беткән дисезме?

Ханым, егет белән икәү генә калган вакытта, ике ел элек булган хәлне беркемгә дә сөйләмәвен сорый.

Моңа кадәр бер кызның егетенең гаиләсе белән ял итәргә баргач, булачак каенатасыннан балага узуы турында язганнар иде. Булмас димә, дөнья бу! Тәүбә...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас