Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
4 декабрь 2021, 11:53

Урам себерүчегә дә тынгы юк!

Эшләми, адәм талап кына яшәмәкчеләр...

Урам себерүчегә дә тынгы юк!

Эшләми, адәм талап кына яшәмәкчеләр...

 

 

  Кичә Яр-Чаллы шәһәрендә банкомат янында урам себерүчене талаганнар. Әйе, көпә-көндез һәм ир кешене талаганнар.

 

“Чаллы хәбәрләре” җиткерүенчә, 3 декабрь көнне урам себерүче булып эшләүче 26 яшьлек ир-егет яңа  шәһәрнең 28нче  комплексында банкоматтан акча алган.  Шул вакыт икенче берәү (егет, ир-егет дип әйтергә тел бармый – җинаятьче бу) арттан килеп, аның кулыннан 3 мең сумын тартып алган да качкан.

 

Зыян күрүче шунда ук полициягә хәбәр иткән. Эзе суынганчы тегшене барып тапканнар, кулга каптырганнар.

Ул беркайда да эшләмәүче 18 яшьлек бәндә булып чыккан. Акчаны да үз кирәгенә туздырып өлгергән булган. Менә бит ничек, берәү – баш та күтәрми эшләп акча юнәтә, ә икенче берәү шәп йөгерүенә ышанып яши...

 

Җинаятьтә гаепләнүчегә РФ Җинаять Кодексы 161 маддәсенең 1 өлеше буенча эш ачылган.

Әле  аңа каядыр чыгу тыелган.

 Сез дә, дуслар, сак булыгыз.

 

Урам себерүчегә дә тынгы юк!
Автор:Тухватуллина Алсу