Дөньяда ниләр бар?
3 Декабря 2021, 05:00

Уфада 68 яшьлек хатын бала табарга җыена

7нче дистәне ваклаганда бала табарга җөрьәт иткән...

ufa.kp.ruufa.kp.ru
ufa.kp.ru

Бүген 35-40 яшьтән соң бала табу гадәти күренешкә әйләнеп бара. Ләкин 7нче дистәне ваклаганда әни булырга җыенучылар – бик сирәктер. Бар дөнья өчен сирәк хәлдер әле ул.

Бала табарга җөрьәт иткән өлкән яшьтәге хатыннар безнең республикада да бар икән. Әле республиканың клиник перинаталь үзәгендә 68 яшьлек ханым әни булачак көнен көтә. Йөклелегек срогы 36 атна, диләр. Сабый декабрь ахырында дөньяга килергә тиеш.

Якынча мәгълүматлар буенча, хатынга әни булырга экстракорпораль аталандыру процедурасы ярдәм иткән.

Әйткәндәй, 2019 елда республикада яшәүче 45-54 яшьлек 79 хатын-кыз бала тудырган, дип хәбәр итә Башстат. Аларның 20се беренче тапкыр ана булган.

Өлкән яшьтә бала табу күренешенә сез ничек карыйсыз?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас