

Яңа елга бүләккә заман балалары – гаджетлар, өлкәннәр фатирлар сорый, дип уртаклаша Мәскәү утарындагы Кыш Бабай.
“Кечкенә кеше өлкәннәргә охшый бит инде ул. Гаджетлар сорыйлар. Уенчыкларга килгәндә инде, алары да үзгәреп тора. Хәзер күбрәк кибернетик-электрон уенчыклар сорыйлар. Тагын нәрсә? Курчаклар, кәнфитләр... Ата-аналар кредит сорый да, кредит сорый... Ничек ярдәм итәргә дә аптыраган инде”, – дип сөйләгән Кыш Бабай РИА Новости агентлыгына.
Ә менә өлкәннәр, ди Кыш Бабай, еш кына Мәскәүдә яисә Санкт-Петербургта фатир сорыйлар икән.
“Әйтерсең, мин – төзүче. Боздан яисә агач кайрысыннан төзер өчен яссы табанлы аюларны, озын колаклы куяннарны җәлеп итә дә алырмын, бәлки. Тик үзләре дә уйласын инде. Мин – тылсымчы, әлбәттә, әмма барысы өчен дә түгел бит, бары тик лаекларга гына”, – дип аңлата Кыш Бабай.
Моңа кадәр русиялеләр Яңа елга Кыш Бабайдан мөмкинлек булган хәлдә бүләккә алырга теләгән нәрсәләрне атаган. Русиянең яшәүче күпчелек халык (64%) Яңа елга үзләре һәм якыннары өчен сәламәтлек сорарга теләк белдергән. Калган 36% бәхет, сәяхәткә барырга, күбрәк акча эшләргә яисә бала табарга теләгән.
Чыганак: lenta.ru