Дөньяда ниләр бар?
3 декабрь 2021, 06:43

Әнисенең казларына "канат куйган"...

Адәм ышанмаслык, әмма...

Әнисенең казларына  кызы "канат куйган"...Әнисенең казларына  кызы "канат куйган"...
Әнисенең казларына кызы "канат куйган"...

Адәм ышанмаслык, әмма...

 

“Үз хәлеңне беләсең килсә, күршеләрдән сора”, дигән мәкаль бар. Бу очракта нәкъ шулай булып чыкты бит әле.

«Күгәрчен хәбәрләре» язган яңалык Интертат аша безгә килеп иреште. Хәбәренә карап, бүлешми дә калып булмый, сез дә ишетеп калыгыз дуслар, бу гыйбрәт хәл турында.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча Стәрлетамак районы бүлегенә тазартып, туңдырып куелган йорт кошларының югалуы турында гариза язалар. Күсәрбай авылында яшәүче хатын 18 үрдәк, 2 каз түшкәсе югалуын хәбәр итә. Кышлык запасы югалуын күргәч үк, ул полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаятьчеләрне эзләүче хезмәткәрләр каракны таба. Урлашуда шикләнелеп,моңа кадәр дә хөкем ителгән, 23 яшьлек кыз тоткарлана. Ул кош-корты урланган хатынның үз (!) кызы булып чыга.

23 яшьлек кыз Салават шәһәрендә яши. Ул судта гаебен таный. Аннан бер үрдәк түшкәсен алалар. 

Якынча фаразлар буенча, 23 яшьлек кыз әнисенә кунакка килә. Әнисе өйдә юк чакта ул туңдыргычта үрдәк һәм каз түшкәләрен күреп ала. Кыз итне Салават шәһәренә алып китеп сатмакчы була. Ул такси чакырта һәм кош-корт түшкәләрен төяп алып китә. Такси өчен дә ике үрдәк түшкәсе белән түли.. Калган түшкәләрне ул шәһәр урамында очраган кешеләргә сатып җибәрә.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелә хәбәрдә. Менә сиңа, мә! Менә сиңа кыз!

Фото: russkie-perepela.ru

Әнисенең казларына  кызы "канат куйган"...
Әнисенең казларына кызы "канат куйган"...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас