Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
2 декабрь 2021, 14:22

Украина — АКШ кулындагы уенчык

Русия белән Украина арасында киеренкелек артканнан-арта.

Украина — АКШ кулындагы уенчык
Украина — АКШ кулындагы уенчык

Украина шулкадәр дәрәҗәгә җитте ки, бүген килеп, Америкага аркаланып, Русиягә ачыктан-ачык һөҗүм белән яный башлады.

Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйный диләр. Чынлыкта, Украина  яхшы коралланган Русиягә һөҗүм итәргә базнат итәрме соң? Ышануы кыен. Базнат иткән хәлдә, нәрсәгә ирешә алыр соң? Җиңелү һәм югалтулардан башка бернәрсәгә дә. Элек Европада АКШ гаскәрләре белән командалык иткән генерал Бен Ходжес та шулай дип саный икән. Әгәр Русиягә каршы сугышырга алынса, Украинаны тар-мар ителү генә көтә дип белдерә ул. Аның фикеренчә, Украина зур сугышка әзер түгел.

Ходжес билгеләвенчә, Мәскәү белән хәрби хәрәкәтләр алып бару өчен аңа көчле артиллерия, Русия һөҗүмнәренә төрле юнәлешләрдән тиз арада җавап бирергә сәләтле югары әзерлекле механикалаштырылган көчләр кирәк булачак. Әгәр Украина Русиягә җитди югалтулар китерә алса, Русияне чигендерүдә бу аның өчен уңыш булыр иде, тик Киев моңа сәләтле түгел, ди АКШ генералы.

         Украина оборона министры Алексей Резников ике ил чиге арасында киеренкелек артуына карата фикерен белдерде. Янәсе, Русия һәм Украина чиге буенда агымдагы хәлләр РФ президенты Владимир Путин белән АКШ лидеры Джо Байденның булачак очрашуына бәйле. Әйткәндәй, алар арасында онлайн-очрашу декабрь ахырына кадәр көтелә. Министр белдерүенчә, Мәскәү чик буенда киеренкелекне арттырып, Вашингтон белән булачак сөйләшүләрдә үзенең позициясен көчәйтмәкче.

         Русияне исә бүген үзенең чикләренә НАТО хәрби нокталарының якынаюы ныграк борчый. Русия хәрбиләре атна саен үзенең чикләрендә НАТОның дистәләрчә пилотсыз очкычларының һәм разведчик-самолетларының очышын теркиләр. Чикләре буенда бертуктаусыз 50дән артык очу аппараты очса, Америка үзе нишләр иде икән? “НАТО, үзенең хәрби корабларын һәм самолетларын безнең чикләр янындагы зоналарга юнәлтеп, Русияне каршы җавап бирергә мәҗбүр итеп, безне сабырлык-чыдамлыкта сыный”,—дип белдерде РФ Чит ил эшләре министрлыгы.

         Русия оборона министрлыгы Русиянең Кара диңгез чикләрендә НАТО илләренең һава разведкасының очышлары ешаю турында даими белдерүләр ясап тора. Атап әйткәндә, әлеге районда АКШ хәрби-һава көчләренең “Посейдон”, шулай ук стратегик-разведка самолетлары, Франциянең “Габриэль” разведчик-самолетлары очуын белдерәләр.

         Русия президенты Владимир Путин АКШның Кара диңгездә хәрәкәтләр алып баруына карата борчыла.  Ә Пентагон исә АКШ үзе кирәк дип санаганга кадәр халыкара һава һәм диңгез киңлекләрендә очуын, йөзүен һәм кирәкле эшләрен башкаруын дәвам итәчәк, дип катгый белдерә.

Фото: vsenovosty.mediasalt.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: