Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
2 декабрь 2021, 23:07

Мәрхүмнәрнең туңдырылган гәүдәләрен урлаган

Әстагъфирулла!

"Mash" Телеграм-каналы
Фото:"Mash" Телеграм-каналы

Подмосковьеның Сергиев Посад шәһәрендә “КриоРус” компаниясе складыннан 3 кешенең туңдырылган гәүдәләре салынган махсус  савытларны төяп алып киткәннәр. Компания киләчәктә җанландыру максаты белән кеше җәсәдләрен саклау белән шөгыльләнә. Бу хакта Mash Telegram-каналы хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, компаниянең элекке хуҗасы Валерия Удалова  шундый ук исем белән фирма теркәгән дә элекке ире Данила Медведевның бизнесын үз кулына төшермәкче булган.  Медведев белән Удалова заманында “КриоРус” компаниясен булдырганнар. Әмма бераздан сүзгә килгәннәр. Mash Telegram-каналы мәгълүматлары буенча,   Удалованың компанияне моңа кадәр дә үзләштерергә теләгән.  

Вакыйга 25 ноябрьдә теркәлгән. Удалова махсус техника ярдәмендә  туңдырылган кешеләр мәетләре сакланган складны җимергән һәм Дюар савытларын алып чыккан. Медведев полиция чакырткан.  Әмма Удалова полицейскийларга   “КриоРус”ның имеш тә аның фирмасына  резервуарларга булган хокукларны сатуын дәлилләүче документларны күрсәткән.

Шулай итеп, полиция Медведевта да милеккә кагылышлы документлар булуына карамастан, Удаловага каршылык күрсәтмәгән.

Нәкъ шундый ук хәл 7 сентябрьдә булган. Ул чакта “КриоРус” генераль директоры Медведев полициягә мөрәҗәгать иткән. Һәм анда компаниянең хуҗасын ачыклау максатында документларны тикшерә башлаганнар.

“КриоРус” компаниясе киләчәктә җанландыру максатында мәрхүм кешеләр гәүдәләрен  һәм йорт хайваннарын  сыек азотта  туңдыру белән шөгыльләнә. Әмма предприятие бер гарантия дә бирми.

Көнгә чыксаң, нинди генә хәлләр юк дөньяда...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: