Дөньяда ниләр бар?
2 декабрь 2021, 08:32

Каешны ныграк кысарга туры килмәгәе

Дөньяның 43 илендә яшәүче 45 миллионга якын кешенең ачлык, тамак туймау мәсьәләсе белән күзгә-күз очрашуы ихтимал диелә БМОның 2022 елга глобаль гуманитар күзәтү докладында.

Каешны ныграк кысарга туры килмәгәеКаешны ныграк кысарга туры килмәгәе
Каешны ныграк кысарга туры килмәгәе

Экспертлар билгеләвенчә, ихтыяҗлык кичерүчеләргә ярдәмгә 41 миллиард доллар кирәк булачак. Гомумән алганда, 2022 елда дөньяда 274 миллион кеше кичектергесез ярдәм һәм яклау зарурлыгы белән очрашачак. Бу исә 2021 елга караганда 17 процентка күбрәк.

         Климат үзгәрүенә бәйле кризис иң тәү чиратта иң аз якланган халык өлешенә төшә. Дөньяның төрле өлешендә тотрыксызлык тирәнәя бара. Әфганстан, Мьянма һәм Эфиопия шундый илләр рәтенә керә.

2022 елга глобаль план 63 ил өчен 37 төрле ярдәмне күзаллый.  Атап әйткәндә, алар Әфганстан, Гаити, Йәмән, Ирак, Колумбия, Ливия, Мали, Мьянма һәм Украина өчен дип атала.

 

Фото: novosti-n.org

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас