Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
2 декабрь 2021, 22:40

Депутат аты-юлы белән сүгенгән

Кайсыбер хатын-кызлар ирләрдән дә уздыра әле...

"Подъем" басмасыннан кадр.
Фото:"Подъем" басмасыннан кадр.

Мәскәү шәһәр думасы депутаты Наталья Метлина  мәдәният һәм массакүләм коммуникацияләр буенча комиссиянең онлайн утырышында аты-юлы белән сүгенүен  эфир баруын белмәве белән аңлаткан. Бу хакта “Подъем” басмасы хәбәр итә.

“Миңа бер кеше килгән иде, без баланы дәвалау белән бәйле күңелсез хәл хакында сөйләшеп утыра идек. Гади сөйләшү иде ул. Чыгыш ясаганда бастыла торган төймә ничек басылгандыр,  белмим. Онлайн-чыгыш ясагандагы “тәрәзәчек”тә йөзем күренгәч, мине кабызганнар. Үзем моны аңламый да калганмын, сөйләшүне дәвам иттем”, – ди ул.

Көндәлек тормышта  “армиядәгечә сүгенеп алуым” берсе өчен дә сер түгел, ди депутат һәм октябрьдә булган бу вакыйганың массакүләм мәгълүмат чараларына  әле генә таралуына аптыраган.

“Көндәлек тормышта  каты сүгенү сүзләре куллануыбыз беркем өчен дә сер түгел. Ә тирә-ягыбызда булган хәлләрне сүгенмичә  сөйләп буламы соң? Мин үземне гел генә тыя алмыйм”, – дип зарланган депутат.

Депутатның коллегалары бу хәлнең очраклы гына килеп чыгуын исәпкә алган һәм Метлинага карата бернинди дисциплинар кисәтү дә чыгармаган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: